• А
  • Б
  • В
  • Г
  • Д
  • Е
  • Ж
  • З
  • И
  • К
  • Л
  • М
  • Н
  • О
  • П
  • Р
  • С
  • Т
  • У
  • Ф
  • Х
  • Ц
  • Ч
  • Ш
  • Э
  • Ю
  • Я
  • A
  • B
  • C
  • D
  • E
  • F
  • G
  • H
  • I
  • J
  • K
  • L
  • M
  • N
  • O
  • P
  • Q
  • R
  • S
  • T
  • U
  • V
  • W
  • X
  • Y
  • Z
  • #
  • Текст песни Альберт Фахразов - Ай юлы

    Просмотров: 1
    0 чел. считают текст песни верным
    0 чел. считают текст песни неверным
    На этой странице находится текст песни Альберт Фахразов - Ай юлы, а также перевод песни и видео или клип.
    Исеңдәме, иркәм, очраштык без
    Ай нурында елга буенда
    Күктә йолдыз тулган иде
    Сандугач җыр сузган иде
    Гүзәл иде дөнья таңнар атканда
    Күктә йолдыз тулган иде
    Дөнья нурга тулган иде
    Куллар кулда , ә йөрәкләр типтеләр йөрәктә
    Минем күңел сине дәшә
    Кайтырсыңмы янәшәмә
    Үткәннәрдә калган сихри бер мизгелгә

    Күрдеңме син йолдыз атылганын
    Кара төннәремнең күгендә
    Ай нурында Зөһрә йолдыз
    Син һәм миндәй мәңге ялгыз
    Айны саклый төнге күгендә
    Ай нурында Зөһрә йолдыз
    Син һәм миндәй мәңге ялгыз
    Җирдәге һәрбер гашыйкка
    Бирә сөю нурын
    Сагынам сине еллар үткәч
    Җәйләр, язлар, көзләр килгәч
    Кайларда син , кайда синең йөрәк җырың

    Йолдызларның якты янганнарын
    Чын гашыйклар гына күрәләр
    Синең күзләр якты йолдыз
    Нигә җаннар һаман ялгыз
    Гомерләр бит тиңсез үтәләр
    Синең күзләр якты йолдыз
    Нигә җаннар һаман ялгыз
    Көтә безне яшьлектәге чишмәләр, болыннар
    Ай юлыннан кайтыйк әле
    Дәшә яшьлекнең саф мәле
    Сузылсыннар ерак без барыр офыклар
    Опрос: Верный ли текст песни?
    Да Нет