Текст песни хэмдунэ - Жомга
Просмотров: 68
2 чел. считают текст песни верным
0 чел. считают текст песни неверным
2 чел. считают текст песни верным
0 чел. считают текст песни неверным
На этой странице находится текст песни хэмдунэ - Жомга, а также перевод песни и видео или клип.
Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачы, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса Сандугач та моңлана. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде. Син булмагач күңелемне, Кемнәр юатыр инде. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Онытасым юк үгәндә дә – Гүрләргә кергәндә дә. |
|
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачы, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?
Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.
Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.
Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде.
Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үгәндә дә -
Гүрләргә кергәндә дә.